16+

Татарстанның бер авылында йөкле хатынның гәүдәсен тапканнар 

Өч яшьлек кызы янында булган.

Өч яшьлек кызы янында булган.

32 яшьлек хатынның гәүдәсе Новотроицкое авылында шәхси йортта табылган. Һәлак булучы йөклелекнең сигезенче аенда булган. Аны ире  эштән кайткач күреп ала. Ул кайтканда хатыны идәндә ята, ә өч яшьлек кызы янында йоклап ята торган була. Ул әнисенең егылуын һәм йокыга китүен сөйли. Табиблар авырлы хатынның башы җәрәхәтләнүен әйтә. Әмма үлемнең төгәл сәбәбен әле суд-медицина экспертларына ачыкларга туры киләчәк. Районнарара тикшерү идарәсе әлеге факт буенча тикшерү башлаган. 

spas-rt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading