16+

Татарстанның бер районында җиде яшьлек кыз батып үлгән

Фаҗига кичә кич булган.

Фаҗига кичә кич булган.

21 май көнне Тукай районы Комсомолец бистәсендә җиде яшьлек кыз батып үлган. Бу хактагы мәгълүмат 112 телефонына 19:55 тирәсендә керә. 

"Җиде яшьлек кыз, мөгаен, йөзәргә кергәндер, чөнки аның су күзлекләре су үткәрми иде. Фаҗига турында хәбәр кичке вакытта кергән. Кайчан, ни булганын әлегә төгәл әйтә алмыйбыз. Шаһитлар баланы судан чыгарып ясалма сулыш алулары турында хәбәр итте», - дип аңлатты Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ГИМС дәүләт инспекторы Рафик Авзалов.

 Эссе көннәрдә халык сулыкларга тартыла. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте республика халкын уяу булырга чакыра:

— Суда сак булыгыз, җиһазландырылмаган, су төбе өйрәнелмәгән урыннарда коенмагыз. Кояшта озак торганнан соң суга керү киңәш ителми (мускулларны) көзән җыерырга мөмкин, таныш булмаган урында чуму, су эчендә уеннар оештыру тыела. Өреп тутырылган матрацлар, камералар белән су коену да шулай ук куркынычлы. Суүсемнәр күп булган сулыкларда, үсемлекләргә кагылмый гына, су өстеннән йөзәргә тырышырга кирәк. Кул-аяклар үсемлекләр белән буталса, бераз ял итеп алыгыз (моның өчен «калкавыч» торышында калыгыз) һәм алардан акрынлап котылырга тырышыгыз. Балаларга олылар күзәтүеннән тыш һич кенә дә суга керергә рөхсәт итмәгез, сулыкларга да ялгызларын гына җибәрмәгез. Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз. Уяу һәм сак булыгыз. Бәла килеп чыга калса, ашыгыч рәвештә ярдәм чакыртыгыз. Фаҗигага алып килгән сәбәпләр төрле булса да, аларның барысының да үлемгә алып килүен онытмагыз, - дип киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading