16+

Татарстанның бер районында җитәкче алмашачак

Булачак җитәкче 2010 елга кадәр Түбән Кама районы башлыгы урынбасары булган.

Булачак җитәкче 2010 елга кадәр Түбән Кама районы башлыгы урынбасары булган.

НТР 24нең үз чыганаклары мәгълүматлары буенча, Түбән Каманың яңа мэры һәм район башлыгы итеп Мөслим районын җитәкләүче Рамил Муллинны куячаклар. Ахыргы карар киләсе атнага шәһәр һәм район советлары утырышында кабул ителергә тиеш. Исегезгә төшерәбез: район белән идарә иткән Айдар Метшин Россия Дәүләт Думасы депутаты мандатын алды. Рамил Муллин Мөслимдә туган. 2003-2006 елларда Түбән Камада "Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең баш табибы булып эшләгән. 2010 елга кадәр Түбән Кама районы башлыгы урынбасары булган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э Мослимгэ кемне куялар?

    Мөһим

    loading