16+

Татарстанның кайбер районнарында сары кар яуган

Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар төшү факты буенча тикшерү эше башланды. 

Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар төшү факты буенча тикшерү эше башланды. 

18 мартта социаль челтәрләрдә Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар яву турында хәбәр таралды. Әлеге факт буенча экологлар тикшерү үткәрә, дип хәбәр иттеләр ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә.

«Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар яуды. Юк, бу күпләр уйлаган әйбер түгел. Явым-төшемнең төсе, чыннан да, күнегелгәненнән аерыла. Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә якларында булды бу хәл, – дип раслый социаль челтәрләр кулланучылар.

Моннан тыш, социаль челтәрләрдә Оренбург һәм Ульяновск өлкәләрендә шундый ук күренеш турында хәбәрләр урнаштырылган. 

ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, ведомствоның Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары шул урыннарга чыккан инде. Алар кар пробалары алачак. Нәтиҗәләр җиде көннән соң билгеле булачак.

Фото: https://eco.tatarstan.ru/tat/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading