16+

Татарстанның кайсы районнарында балалар рак белән күбрәк авырый: статистика

Хәзерге вакытта Республика Балалар клиник хастаханәсенең онкология бүлегендә 800 бала теркәлгән.

Хәзерге вакытта Республика Балалар клиник хастаханәсенең онкология бүлегендә 800 бала теркәлгән.

Шуларның 129 ы узган, 2021 елда ачыкланган. "Соңгы статистиканы карасак, онкологик авырулар 1 яшьлек балаларда да табыла",- ди хастаханәнең баш табибының оештыру-методик эшчәнлек буенча урынбасары Альмира Мостафаева. 
Районнарга килсәк, балалар арасында рак авырулары промышленность үскән районнарда: Түбән Кама, Чаллы һәм Әлмәттә еш ачыклана икән. 
Балалар хастаханәсе базасында 2021 елда ачылган Онкология, гематология һәм хирургия үзәгендә барлыгы 2 меңләп бала тикшерелгән. Алар арасында төрле төбәкләрдән килүче авырулар бар. Шул сәбәпле, Үзәк төбәкара статуста булырга тиеш, дип саный хастаханә җитәкчелеге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading