16+

Татарстанның янгын сүндерүчеләре Мордовиядән кайтты

Татарстанның янгын сүндерүчеләре Мордовиядәге урман янгыннарын сүндергәннән соң кайтты

Татарстанның янгын сүндерүчеләре Мордовиядәге урман янгыннарын сүндергәннән соң кайтты

Татарстан янгын сүндерүчеләре Мордовиядәге командировкадан кайтты. 26 августта кич белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 46 хезмәткәре һәм 8 техника берәмлеге Мордовиянең Росстанье бистәсенә янгын сүндерергә киткән иде. Юл ераклыгы 520 чакрым тәшкил иткән. Тиешле хезмәтләрнең бердәм эшләве нәтиҗәсендә, тыюлыкта урман янгыннары яну мәйданы киметелгән. Хәзер аерым участокларда, әйтик, пыскып торган җирләрдә урман массивы кырыйларын сүндерәләр. Төп көч торак пунктларга ут таралуны булдырмауга юнәлдерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading