16+

Татарстанның авыл хуҗалыгы музее барлыкка киләчәк

Музей Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасында урнашачак. Ул бер зур бүлмәне алып торачак, музейга экспонатлар, китап, документ, фотосурәтләр һәм башка кирәкле кызыклы материаллар җыю эшен башладык, ди музей советы составына кергән ветеран Наил абый Сабиров.

Белгечләр, материаллар туплауда ярдәм сорап, республика районнарына да мөрәҗәгать иткән.

- Авыл җирлекләрендә дә кызыклы экспонатлар саклана. Авыл хуҗалыгына караган мөһим карарлар, указлар, газеталарда басылган язмалар да кызыклы булыр иде безнең өчен, - ди Наил абый. Шул ук вакытта ул миннән «кендек тимере, чөелдерек бавы нәрсә икәнен беләсезме?» дип тә сорап куйды. Беренчесенең нәрсә икәнен чамалап әйттем әйтүен, икенчесенең ни нәрсә икәнен белмәдем.
- Музейны ачуыбызның бер максаты - яшьләрне менә шул нәрсәләр белән дә таныштырасыбыз килә. Алар хәзер үткәндә калып бара, - ди ветеран.
Музейның бер галереясы - Социалистик хезмәт геройларына, икенчесе беренче наркомнан алып, бүгенге көнгә кадәр эшләгән министрларга багышланачак.
- Татарстан аграрийлары, терлекчеләре, игенчеләре үткән тормышны чагылдырган, авыл хезмәтчәннәренең эшләрен күрсәткән материаллар безгә бик кирәк. Теләгән һәр кеше музейга үзеннән өлеш кертә ала, - ди Наил Сабиров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading