16+

Татарстанның синхрон йөзү федерациясе президенты Айрат Дәүләтшин «Игелек территориясе» акциясенә кушылды

Елның икенче яртыеллыгына абунә кампаниясе кысаларында "Татмедиа" җәмгыятендә "Игелек территориясе" акциясе старт алган иде.

Беренчеләрдән булып акциядә катнашкан "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин һәм "Татспиртпром" ширкәте генераль директоры Ирек Миннәхмәтовның аягы җиңел булды. Татарстанның танылган кешеләре мохтаҗларга, якыннарына басма матбугат бүләк итә.

Бүген "Игелек территориясе" акциясенә Татарстанның синхрон йөзү федерациясе президенты Айрат Дәүләтшин да кушылды. Аның ярдәме белән "Шәһри Казан" газетасы икенче яртыеллыкта Аксубай районы Федоровское авылында урнашкан, шулай ук Нурлат, Чирмешәндәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортларына, Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Раунак Шамилевка килеп торачак. Әлеге акциягә теләгән һәр кеше кушыла ала. Игелекләр эшләп калырга ашыгыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading