16+

Татарстанның йөзьяшәре тагын 50 ел яшәргә җыена

Лаеш районы Имәнкискә авылында яшәүче Вильдан Гарипов 100 яшь тулган. Шушы авылда туып-үскән Вилдан туган авылыннан чыгып китмәгән: шунда эшләгән, гомер иткән. Әтисе үлгәндә Вильданга 6 яшь була. Башта әнисенә булыша, ә бераз үскәч җир сөрә, ура, төрле эшнең җаена төшенә. Колхозда көтү көтә. Умартачылар әзерләү курсын тәмамлый. Вильданны сугышка...

Лаеш районы Имәнкискә авылында яшәүче Вильдан Гарипов 100 яшь тулган. Шушы авылда туып-үскән Вилдан туган авылыннан чыгып китмәгән: шунда эшләгән, гомер иткән.

Әтисе үлгәндә Вильданга 6 яшь була. Башта әнисенә булыша, ә бераз үскәч җир сөрә, ура, төрле эшнең җаена төшенә. Колхозда көтү көтә. Умартачылар әзерләү курсын тәмамлый. Вильданны сугышка алмыйлар. Фронт өчен икмәк үстерә, саклану чикләрендә хезмәт куя: траншеялар, окоплар казый. Бригадир да, ындыр табагында җаваплы да була, умарталыкта да эшли.1946 нчы 1956 елларда кышларын урман кисүдә хезмәт куя. Өйләнер чак җитә. Яраткан эше, яхшы хатын, балалар - тулы бәхет өчен тагы ни кирәк?

Пенсиягә чыкканчы ул "Маяк" колхозында умартачы булып эшли. "1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен" медале белән горурлана. Хезмәттәге казанышлары өчен "Хезмәт ветераны" исеме бирелгән, дип яза җирле "Кама ягы" басмасы.

Йөзҗяшәр шаяртырга да ярата: "Мин 100 яшькә кадәр яшәдем, тагын 50 не яшәр идем әле.Тормыш бик тә матур, яхшы бит", - ди ул.

Хәзер ул улы һәм килене тәрбиясендә яши.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading