16+

«Татмедиа» басмаларының тиражлары ярты ел эчендә 20%ка артты

2021 елның 2 яртыеллыгына язылу кампаниясенә йомгак ясалды.

2021 елның 2 яртыеллыгына язылу кампаниясенә йомгак ясалды.

«Татмедиа» 2021 елның 2 яртыеллыгына язылу кампаниясенә йомгак ясады. Басмаларның гомуми тиражы 19,6% ка арткан. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков укучылар республика һәм җирле журналларга һәм газеталарга зур өстенлек бирәләр, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, "Татмедиа" күп кенә проектларны интернет-киңлектә үстерә, социаль челтәрләрне үстерү белән актив шөгыльләнә. Шул ук вакытта укучыларның традицион басма һәм журналларга кызыксынуы югары дәрәҗәдә кала. "Ярты еллык язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча "Татмедиа" басмаларының гомуми язылу тиражы 2020 елның икенче яртыеллыгында 190,4 мең нөсхәгә каршы 227,6 мең нөсхә тәшкил итте", - дип уртаклашты Шамил Садыйков.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading