16+

Төбәкләрдә 1 сентябрьгә балаларга акча бирелә башлаган

Россия төбәкләрендә 1 сентябрьгә балаларны әзерләү өчен түләүләр бирелә башлаган.

Россия төбәкләрендә 1 сентябрьгә балаларны әзерләү өчен түләүләр бирелә башлаган.

15 август көнне Дәүләт Думасына “Балалары булган гаиләләргә ел саен бирелә торган түләүләр” закон проекты кертелгән. Аның нигезендә, депутатлар 6-18 яшьлек балалары (23 яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләүчеләргә дә) булган гаиләләргә ел саен 21850 сум акча бирергә тәкъдим итә. Аз керемле дип табылган гаиләләргә 34679 сум түләргә тәкъдим ителә.

Әлегә бу закон проекты гына. Аның кабул ителү-ителмәве әлегә билгеле түгел. Закон федераль түләүләргә кагыла.

Россиянең кайбер төбәкләре закон кабул ителгәнне көтеп тормыйча, үзләре түләүләр керткән.

Мисал өчен Волгоград өлкәсендә 6-17 яшьлек балалары булган гаиләләргә, һәр балага 1228 сум акча бирелә.

Иркутск өлкәсендә күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә 3 мең күләмендә акча бирелә.

Томск өлкәсендә, Алтайда  түләүләр 1 сум тәшкил итә. Хакасиядә бер укучыга 2 мең сум каралган. Новороссийск каласында күп балалы гаиләләргә һәр балага 5 мең түләнелә. Ханты-Манси округында күп балалы гаиләләргә 7453 сум, ә 1 сыйныфка укырга керә торган балалар өчен 11180 сум түләүләр бар. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    А в Самарской области 200 руб на ребёнка к школе?

    Мөһим

    loading