16+

Түбән Новгородта Сабан туе гөрли (ФОТОЛАР)

Элек татар халкында Сабан туен берничә көн рәттән бәйрәм иткәннәр.

Түбән Новгородта Сабан туе гөрли (ФОТОЛАР)

Элек татар халкында Сабан туен берничә көн рәттән бәйрәм иткәннәр.

Түбән Новгород шәһәрендәге XVI федераль Сабантуй да кичә кич Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты белән башланып китте. Концерт Кремль мәйданында урнашкан Ростропович исемендәге Дәүләт филармониясе концертлар залында булды. Бәйрәмне Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов "Мин яратам сине, Татарстан" җыры белән башлап җибәрде. Халыкны Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев һәм Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразыев сәламләде.



- Түбән Новгород татарлары иҗтимагый тормышта актив катнаша, өлкәнең генә түгел, татар халкының үсешенә дә зур өлеш кертә. Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Рамил Курамшин безнең төбәктән чыккан танылган шәхесләр, - диде Валерий Шанцев.
- Татарлар бер очрашу - үзе бер гомер ди, без бүген сезнең белән Нижгар җирендә күрештек. Быел илнең 57 төбәгендә Сабантуйлары гөрләп узды. Түбән Новгород хөкүмәте белән берлектә Федераль Сабан туен уздыру ул зур җаваплылык та, горурлык та, - диде үз чиратында Васил Шәйхразыев. Ул Сабантуй кебек матур бәйрәм үткәргәннәре өчен өлкә хакимиятенә, төбәкнең татар-милли мохтариятенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Казан белән Түбән Новгородның уртак уртак яклары да күп икән. Ике шәһәр дә элек зур ярминкәләре белән дан тоткан. Шул уңайдан Түбән Новгород артистлары рус, ә Казан җыр һәм бию ансамбле татар ярминкәләре күренешен сәхнәләштерде. Концертта шулай ук Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов, Гаисә белән Муса Маликовлар, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, Марсель Вәгыйзов һ.б. артистлар чыгыш ясады.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading