16+

Театрга – гаилә белән

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры "Гаилә спектакльләре" исемле яңа проект тәкъдим итә.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры "Гаилә спектакльләре" исемле яңа проект тәкъдим итә.

Октябрь аеннан башлап, һәр атнаның якшәмбе көнендә уздырыла торган проект кысаларында тамашачылар тетар репертуарындагы иң яхшы спектакльләрне карый, күргәзмә залында күренекле драматург Кәрим Тинчуринга, театрның үткәне һәм бүгенгесенә бәйле экспонатлар белән таныша, фотобанерлар янында фотога төшеп, төрле акция, конкурсларда катнашып, ялларын гаиләләре белән тагын да күңелле һәм файдалы итеп үткәрә алачак. "Гаилә спектакльләре" проектының максаты - гаилә кыйммәтләрен саклау, яшь буында сәнгатькә мәхәббәт уяту, театрга гаилә белән йөрүне кызыклы һәм мавыктыргыч итү.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading