16+

Телефонны чикләргәме?

Ульяновск өлкәсендә булган вакыйга бар кешене тетрәндерде. Патрекеево авылында 16 яшьлек малай әбисен, бабасын, энесе белән сеңлесен, әнисен балта белән чабып үтергән. Ахырдан үзенә дә кул салган.

Ульяновск өлкәсендә булган вакыйга бар кешене тетрәндерде. Патрекеево авылында 16 яшьлек малай әбисен, бабасын, энесе белән сеңлесен, әнисен балта белән чабып үтергән. Ахырдан үзенә дә кул салган.

Бу егет мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыган, хәтта «Умники и умницы» тапшыруында да катнашкан. «Тыныч, юаш иде», – дип искә ала туганнары. Дөрес, компьютер уеннарына бәйлелеге булган, диләр. Шизофрения билгеләре булуы бар дип тә фаразлыйлар. Медицина фәннәре докторы, психотерапевт Римма Нәбиуллина, гаджетлар чынлап та балада агрессия уята, дип саный. Психиатрлар, компьютерга, телефоннарга бәйлелекне психик авыруның яңа формасы дигән нәтиҗәгә килгән. Табиблар виртуаль тормыш белән яшәүче балалар тиз ярсучан була, аларның иммунитеты кими, күз күрүе начарлана, ди. «Гаджетларны еш куллану, интернетта озак утыру кешене транс халәтенә кертә. Нәтиҗәдә, көн кыска тоела, кешедә агрессия арта. Минем бер пациентым кызык кына тәҗрибә дә үткәргән иде. Улының телефонында уйнап караган. Җиңелгәннән соң, яндагы кешегә сугасы, ачуны ничек тә басасы килә дигән иде»,– дип сөйли Римма Нәбиуллина.
Сүз уңаеннан, Мәскәү хакимияте мәктәпләрдә телефон куллануны чикләргә кирәк дигән тәкъдим белән чыккан. Әгәр мәктәпләр бу тәкъдимне хупласа, дәрес вакытында телефоннарны читкә алып куярга туры киләчәк. Ә сез бу фикерне хуплыйсызмы?

Люция Закирҗанова,
психолог:
– Башлангыч сыйныфта укучыларның әти-әниләре баланың куркынычсызлыгы өчен телефон ала. Тик телефон баланы сакламый, укучының куркынычсызлыгын тәрбиячеләр, укытучылар кайгырта. Аларда әти-әниләрнең эш телефоннарына кадәр бар бит. Алар һәрчак элемтәдә. Мәктәптән, балалар бакчасыннан һәркем үз сабыен каршы ала. Бала башкалар белән аралашканда, коммуникатив уеннарда ачыла, камилләшә. Ә гаджетлар тере аралашуны алыштыра, сабыйлар өчен бу файдага түгел. Шуңа да дәрес вакытында телефон балаларга комачауламаса яхшы булачак.

Алинә Сафина, газета укучыбыз:
– Хуплыйм. Бик әйбәт. Телефоннан файдалана башлагач, баламның хәтере начарланды. Гади генә мисалларны да телефонындагы калькулятор ярдәмендә чишә. Иптәшләре белән ватсап аша гына аралашалар, күрешсәләр дә, телефондагы уеннарга чумалар. Олыгайган көннәрендә, безнең балачагыбыз телефонда утырып узды, диярләрме икән? Бала белән элемтәгә керү өчен телефон кирәк, тик куллану вакытын чикләсеннәр иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading