16+

Теракт вакытында Төркиядә калган татарстанлылар бүген кич кайтарыла (ВИДЕО)

Чаллының шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов "Сәйләннәр" төркемендә биюче балаларның әти-әниләре белән очрашып сөйләшкән.

Чаллының шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов "Сәйләннәр" төркемендә биюче балаларның әти-әниләре белән очрашып сөйләшкән.

Очрашу хореография мәктәбендә узган. Андагы әти-әниләр үзләренең балалары һәм педагог белән телефон аша аралашканнар. Кызлар шартлауны күрмәгәннәр, ул вакытта алар "яшел коридор"да булганнар, дип хәбәр итә chelny-izvest.ru.

Очрашу вакытында Рамил Хәлимов балаларның Төркиядән кайтарылу мәсьәләсе Татарстан Президенты ярдәмендә башкарылуын хәбәр иткән. Бүгенге 21:15тәге "Истанбул-Казан" рейсына билетлар алынган, Чаллыдан балаларны каршы алу өчен махсус автобус җибәреләчәк.
Кызларга бернинди куркыныч та янамый, хәзер алар янында Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин булуы билгеле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading