16+

Терекөмешле әйберләрне ташлама

Казанда ватылган яки гамәлдән чыккан терекөмешле лампаларны, батареяларны, градусникларны һәм башка хәвефле калдыкларны җыю өчен махсус савытлар булдырыла.

Казанда ватылган яки гамәлдән чыккан терекөмешле лампаларны, батареяларны, градусникларны һәм башка хәвефле калдыкларны җыю өчен махсус савытлар булдырыла.

Шәһәр башкарма комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, моның өчен 4,76 миллион сум билгеләнгән. Махсус 85 савыт сатып алына. Алар көнкүреш калдыкларын җыю белән шөгыльләнүче төбәк операторына тапшырыла.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, Казанда 54 урында икенчел чималны кабул итеп алу оештырылачак, 41 павильон инде урнаштырылган. Күп фатирлы йортлар ишегалларына пластик савытларны җыю өчен 1,5 мең челтәрле әрҗә куелган. Казанлылар инде 40 тонна пластик җыйган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading