16+

Тешен алдырганнан соң, ир-ат үлгән

Бер атна чамасы элек ирне Казанның 7нче Шәһәр хастаханәсенә салганнар.

Бер атна чамасы элек ирне Казанның 7нче Шәһәр хастаханәсенә салганнар.

Денис Түбән Кама шәһәрендә яшәгән, аннан соң Казанга күченеп килә. Март ахырында тешен дәвалау өчен туган шәһәрендәге шәхси клиникаларның берсенә мөрәҗәгать итә. 

Шуннан соң ир-атның яңагы шешә. Шул килеш ул Казанга әйләнеп кайта һәм үзен дәвалаган хирургка шалтырата. Табиб исә пациентка Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Операция билгеләнелә. Шул арада шеш Денисның тамагына төшә. Операция барышында пациентның йөрәге тибүдән туктый. Табиблар үз вакытында кислородны бирә алмый, чөнки Денисның трахеясы шешкән була. Шуның аркасында баш мие эшләүдән туктый. Денисны комага кертәләр.

Берничә көннән аны комадан чыгаралар — алга таба дәвалау башлана. Табибларның тырышлыгына карамастан, Денис вегетатив хәлдә кала: сөйләшми, хәрәкәт итә алмый, трубка аша гына ашый. 
Бер атна элек ирне Казанның 7нче Шәһәр хастаханәсенә китерәләр. Узган төнлә пациентның йөрәге тибүдән туктый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading