16+

Тикшерү идарәсе җитәкчесе Луганск һәм Донецктан Татарстанга күченеп килергә мәҗбүр булган гражданнарны кабул итте

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре белән берлектә, Татарстанга Луганск һәм Донецктан Татарстанга күченеп килергә мәҗбүр булган гражданнарны кабул итте.

Алар барысы да вакытлыча Казан шәһәренең бер шифаханәсендә урнашкан.

Очрашуда 8 кеше катнашты, шуларның өчесе - балалар. Тикшерү идарәсе җитәкчесе алар белән проблемалары турында фикер алышты һәм кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Шул исәптән Россия гражданлыгын алу, балаларны белем бирү учреждениеләренә урнаштыру, эшкә урнашу, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләренә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Моннан тыш, шәхси кабул итү барышында тикшерү идарәсе хезмәткәрләре Луганск һәм Донецктан Татарстанга күченеп килергә мәҗбүр булган гражданнарга азык-төлек продуктлары җыелмасын һәм балаларга бүләкләр тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading