16+

Тимер юл аркылы чыкканда хокук бозган өчен штраф биш тапкыр арттырылды

Дәүләт Думасы тимер юл аркылы үткәндә хокук бозган өчен штраф күләмен арттыру турында канун кабул итте. Хәзер Россия төбәкләрендә кагыйдә бозучылар 100 сум түгел, ә 500 сум түләргә мәҗбүр булачак.

Дәүләт Думасы тимер юл аркылы үткәндә хокук бозган өчен штраф күләмен арттыру турында канун кабул итте. Хәзер Россия төбәкләрендә кагыйдә бозучылар 100 сум түгел, ә 500 сум түләргә мәҗбүр булачак.

Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә һәм Ленинград өлкәсендә штрафлар тагын да югарырак булачак – 1500 сум.

Россия Административ хокук бозулар кодексының 11.1 маддәсе 5 өлешенә үзгәреш кертелә (тимер юл транспортында һәм метрополитенда хәрәкәт иминлегенә куркыныч тудыручы гамәлләр).

Тимер юл аркылы тимер юл кичүе булмаган урында чыккан, шлагбаум ябык булганда яки ябыла башлаганда, светофорның яисә дежурныйның тыючы сигналы булганда кичүгә кергән, тимер юл кичүендә туктап алган яисә озак туктап торган өчен административ штраф салу яки транспорт чарасын идарә итүгә хокуктан өч айдан алты айга кадәр мәхрүм итү каралган.

Административ хокук бозу кабатланган очракта, йөртүче транспорт чарасын идарә итүгә хокуктан бер елга мәхрүм ителә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading