16+

Тимур Сөләйманов Татарстан Яшьләр эшләре министры вазифасыннан китте

Тимур Сөләйманов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры вазифасыннан китте. Ул Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде.

Тимур Сөләйманов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры вазифасыннан китте. Ул Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде.

Тимур Сөләймәнов хәзер Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеген җитәкләячәк. Министр вазифасына ул 2021 елның сентябрендә билгеләнгән иде. Моңа кадәр ул Мәскәүгә киткән Дамир Фәттаховның беренче урынбасары булып эшләп алды.

«Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте быел Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча барлыкка килде. Ул бөтен илдән яшьләрне берләштерәчәк. 
Тимур Сөләйманов белдергәнчә, төбәк бүлеге җитәкчесе алдында масштаблы бурычлар торачак. Аның бу вазифага билгеләнүе турындагы имеш-мимешләр узган елның декабреннән үк барган иде. Бүген аны рәсми рәвештә ТР Хөкүмәт Йортында тәкъдим иттеләр. Яңа вазифада зур уңышлар теләп калабыз.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илебездә уңышлар китерерлек итеп эшләргә насыйп булсын!

    Мөһим

    loading