16+

Тинчурин театры мобилизацияләнгән татарстаннарга концерт күрсәтте

Кәрим Тинчурин театры Арча районы якташлыгы белән берлектә Казан танк училищесы полигонында мобилизацияләнгән татарстанлылар өчен мәдәни программа оештырды. 

Кәрим Тинчурин театры Арча районы якташлыгы белән берлектә Казан танк училищесы полигонында мобилизацияләнгән татарстанлылар өчен мәдәни программа оештырды. 

Концертта К.Тинчурин театры актерлары Рамил Минханов, Илнур Байназаров, Айсылу Мөсәлләмова, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артистлары Илназ Бах, Нурзадә, Илсур Мортаза һәм К.Тинчурин театры тавыш операторы Ранил Мусеев чыгыш ясады, дип хәбәр итә Кәрим Тинчурин театры матбугат үзәге.
                                                                                                                                                                                                                                           
— Ватаныбыз өчен җиңел булмаган чорда илебезне саклаучыларның рухын күтәрү һәм җәмгыятебезнең бердәмлеген күрсәтү өчен концерт оештырырга булдык, дип белдерде К.Тинчурин театры директоры, Арча районы якташлыгы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов. 

— Без сезгә ышанабыз һәм исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтеп калабыз. Безнең җырлар, моңнар сезгә юлдаш булсын, авыр вакытларда көч һәм дәрт биреп торсын, — диде актриса Айсылу Мөсәлләмова. 

Мобилизацияләнгән егетләр кышкы салкын көндә концерт куярга килгән Тинчурин театры белән Арча якташлыгына, үзләрен онытмаулары һәм игътибар өчен ихлас рәхмәтләрен әйтте. 

Рәмис Нәҗмиев фотолары

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading