16+

Тинчурин театрында югалту

Татарстанның халык артысты Сания Исмәгыйлева вафат. Озак еллар Кәрим Тинчурин театрында эшләгән артистның үлеме мәдәниятебез өчен зур югалту.

Татарстанның халык артысты Сания Исмәгыйлева вафат. Озак еллар Кәрим Тинчурин театрында эшләгән артистның үлеме мәдәниятебез өчен зур югалту.

Сания Исмәгыйлеваны тамашачы Мәҗит Гафуриның "Кара йөзләре"ндә Галимә, Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт"ендә Камилә рольләре аша яхшы белә. Беренче рольләреннән үк ул халык күңелен яулап алган иде. Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, Сания Исмәгыйлева 35 ел театрда эшләү дәверендә 70тән артык образ тудырган артист. Аның эчкерсез, самими, ягымлы булуы күңелләрдә мәңге сакланыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading