16+

Тинчуринлылар картлар йортына кунакка бара

28 сентябрьдә Казан шәһәрендәге бер картлар йортында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте каршындагы "Зәкәт" хәйрия фонды белән берлектә, хәйрия акциясе үткәрә.

Корбан гаете һәм Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган чарада Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган "Алтын көз" спектаклен күрсәтү, корбан итен тапшыру, театр артистлары һәм картлар йортында яшәүче өлкәннәр белән чәй табыны артында әңгәмә кору күздә тотыла, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading