16+

Тиздән 120 яшькә кадәр яши башлыйбыз

Киләсе елдан 120 яшькә кадәр яшәргә мөмкинлек бирә торган препаратны тәҗрибә рәвешендә кулланып карарга җыеналар, дип яза The Telegraph.

Киләсе елдан 120 яшькә кадәр яшәргә мөмкинлек бирә торган препаратны тәҗрибә рәвешендә кулланып карарга җыеналар, дип яза The Telegraph.

Галимнәр метформин дигән матдәне хайваннарда кулланып карап, аның гомер озынлыгына тәэсирен өйрәнгәннәр. Хәзер аны кешеләрдә кулланып карарга җыеналар. Белгечләр фикеренчә, әлеге препаратны кулланучы 70 яшьлек кеше 50 яшьлек кебек күренәчәк һәм табиблар яман шеш, деменция, диабет кебек авырулар белән көрәшүдән туктап, организмны картаюдан дәвалый башлаячаклар.

25 ел картаю процессын өйрәнгән Шотландия профессоры Гордон Литгоу, әлеге ачышның уңыш казанасына бик нык ышана.

Клиник тәҗрибәне АКШта киләсе кышта куллана башлыйлар. Тәҗрибә өчен 70тән 80яшькә кадәрге яман шеш, йөрәк авырулары, деменция диагнозлары куелган 3000 кешене ирекле рәвештә сайлап алганнар да инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading