16+

Тизлекне арттыру аркасында гомере өзелгән

29 августта Мәскәү - Уфа (территориаль яктан, Питрәч районы янында) М-7 автомобиль юлында кичке сәгать сигездә ике йөк автомобиле бәрелешкән. 

29 августта Мәскәү - Уфа (территориаль яктан, Питрәч районы янында) М-7 автомобиль юлында кичке сәгать сигездә ике йөк автомобиле бәрелешкән. 

Машина йөртүчеләрнең берсе,1968 елда туган ир-ат юл хәрәкәте кагыйдәләренең берничә пунктын бозган. Тиешле тизлекне арттырган, алда баручы транспорт чарасына кадәр куркынычсыз дистанцияне сайлап алмаган. Нәтиҗәдә шундый ук маркалы автомобиль белән бәрелешкән.

Авария сәбәпчесе булган "ДАФ" автомобиле йөртүчесе алынган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading