16+

Татарстандагы янгында 98 яшьлек әби һәм аның туганы янып үлгән...

Кичә кич Биектау районының Сосновка авылында Үзәк урамда янгын чыккан.

Кичә кич Биектау районының Сосновка авылында Үзәк урамда янгын чыккан.

Сак хезмәтенең 101 номерына шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары януы турында хәбәр килгән. 

Янгын 200 кв.метр мәйданга зыян китергән. Ашыгыч хезмәтләр янгынны тиз арада сүндергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

Янгында 98 яшьлек хатын-кыз һәм аның 68 яшьлек туганы үлгән. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading