16+

Әтнә театрының олы кайгысын уртаклашабыз

Татар театр дөньясы зур югалту кичерә. Бүген Әтнә театрына нигез салучы, легендар шәхес Гомәр Ханнан улы Мәрдәнов вафат булган.

Әтнә театрының олы кайгысын уртаклашабыз

Татар театр дөньясы зур югалту кичерә. Бүген Әтнә театрына нигез салучы, легендар шәхес Гомәр Ханнан улы Мәрдәнов вафат булган.

– Быел 100 еллыгын билгеләп үткән театрны ярты гасырга якын җитәкләгән, ил күләмендә иң югары биеклеккә күтәргән, бөтен җанын, барлыгын театр сәнгатенә багышлаган Гомәр агабыз инде юк... Аның белән татар театрының тулы бер чоры китә...

Бары бер нәрсә йөрәкне җылыта - Гомәр ага Мәрдәнов үз театры - Әтнә театрының бер гасырлык тарихы тантанасын күреп китте. Юбилейда сәхнәгә аны тамашачы аягүрә басып, алкышлап меңгерде. Мәрдән театры артистлары, үзе белән утны-суны кичкән хезмәттәшләре белән Әтнә сәхнәсендә кабат күрешеп, үз халкының хөрмәтен, яратуын, Әтнә дәүләт драма театры коллективының ихлас кайгыртуын тоеп, Әтнә театрының бүгенгесенә сөенеп, киләчәгенә ышанып китте... Олы сәхнәдән якташларына олы рәхмәтен әйтеп китте..., - дип язган аның турында  хезмәттәшләре театр сайтында.

Гомәр ага Мәрдәнов белән хушлашу Олы Әтнә авылында, Тукай урамы, 4 йортта 15 январь көнне сәгать 10.00 да булачак.

 «Шәһри Казан» коллективы Гомәр ага Мәрдәновның якыннары, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading