16+

Төнге янгыннан 12 кеше коткарылган

Төнлә Казанда торак йортта фатир янган, ут сүндерүчеләр 12 кешене коткарган.

Төнлә Казанда торак йортта фатир янган, ут сүндерүчеләр 12 кешене коткарган.

Ут чыккан фатирдан янгын телләре йорт буйлап тарала башлый һәм йортның чормасына күчә.

22 март көнне төнлә коткару номерына Казанның Авангард урамындагы йортта янгын чыгуы турында хәбәр керә. Бу хакта безгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте сөйләде.

Төнлә Казанда торак йортта фатир янган, янгын сүндерүчеләр 12 кешене коткарган.

Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр өч тезмә баскыч ярдәмендә 12 кешене саф һавага чыгарган.

Озакламый ут чыккан фатирдан янгын телләре чормага күчкән. Янгын сүндерүчеләр янгынны сүндерә алган, аның гомуми мәйданы 60 кв.м тәшкил иткән.
 Янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading