16+

ТНВ Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларны туры эфирда күрсәтәчәк

«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чаралардан турыдан-туры трансляция алып барачак.

Иң беренче трансляция — Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы кую тантанасы. Ул 20 май көнне Казанда «Кырлай» паркының элеккеге урынында узачак. Трансляция 13:00 сәгатьтә башланачак.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла торган төп чара 21 май көнне Болгарда узачак. «Изге Болгар җыены"на 7 ил һәм Россиянең 76 төбәгеннән 1100 имам киләчәк. Тантананың туры трансляциясе 11:00 сәгатьтә башланачак.

Моннан тыш, ТНВ үз тамашачылары өчен «Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган тантана"ны күрсәтәчәк. Чара 22 май 20:30 сәгатьтә узачак. Барлык чаралар турында ТНВ сюжетын карап белә аласыз.

Әлеге чаралардан трансляцияне ТНВның Вконтакте төркемнәрендә, YouTube каналларында, шулай ук tnv.ru сайтында карый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading