16+

Торакка яшьләр сәясәте активистлары һәм җәмәгать эшлеклеләре ия була алачак

«Татарстан Республикасы студентлары лигасы» Татарстан Яшьләр сәясәте әйдаманнарыннан социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурста заявкалар кабул итә башлый.

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Биредә билгеле бер шартлар бар. Гариза бирүченең нинди дә булса яшьләр оешмасы эшендә катнашуы мөһим.

- Үзидарә органнарында, фәнни юнәлештә эшләү, яшьләрнең иҗтимагый оешмаларында, спорт өлкәсендә, шәһәр яки районга карамыйча эшләүләре булырга мөмкин. Шулай ук федераль оешма филиалында эшләү дә керә моңа. Волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашу да хуплана, - дип аңлатты Татарстан яшьләр министры урынбасары Тимур Сөләйманов.

Аның сүзләренчә, эксперт комиссиясе һәр гаризаны тәфсилләп тикшерәчәк, ул гамәлдәге критерийлар буенча бәяләнәчәк һәм топ-49 исемлеге төзеләчәк. Алдынгылар исемлегенә керүчеләр бөтен республика буенча бер бүлмәле яки ике бүлмәле фатир алу мөмкинлегенә ия булачак. Гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә. Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading