16+

«Төркем белән ташланганнар»: Чаллыдагы балалар бакчасында җәнҗал чыккан

Чаллы халкы «Колокольчик» дип аталган балалар бакчасында чыккан низаг турында бәхәсләшә.

Чаллы халкы «Колокольчик» дип аталган балалар бакчасында чыккан низаг турында бәхәсләшә.

Булган хәлне күзәтү камерасы төшереп алган. Ул төрле телеграм-каналларда таратылган.

Кадрларда бер төркем малайларның идәндә яткан баланы типкәләп кыйнавы күренә. Кырыйдарак тренер бу хәлне күзәтеп тора. 
Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, балалар бакчасындагы хәл 2024 елның октябрендә үк булган. Хакимият вәкилләре сүзләренчә, ул вакытта мәктәпкәчә учреждениедә биналарны арендага биргәннәр. Кадрларда шәхси эшмәкәр оештырган түләүле дәресләр сурәтләнгән.
"Бу хәлдән соң аренда килешүе өзелде һәм дәресләр башка үткәрелмәде. Әти-әниләр һәм клуб җитәкчесе арасында конфликт җайга салынды", - дип билгеләп үткәннәр шәһәр администрациясендә.

Чаллы шәһәре прокуратурасы балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны тиешенчә үтәмәү факты буенча тикшерү оештырган.
Тикшерү органнары тарафыннан Россия Җинаять кодексының 156 маддәсе (балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү), Россия Җинаять кодексының 293 маддәсенең 1 өлеше (ваемсызлык) буенча җинаять эше кузгатылган. 
Җинаять эшен тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре Чаллы шәһәре прокуратурасында контрольгә алынган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading