16+

“Керфекләргә бәс куна торган суык кышны яратабыз”: яңа ел ялларында җырчылар ничек ял иткән?

Озын-озак яңа ел яллары артта калды, календарь битләрендә 10 гыйнвар, һәм нәкъ менә әлеге датада чана көне билгеләп үтелә!

“Керфекләргә бәс куна торган суык кышны яратабыз”: яңа ел ялларында җырчылар ничек ял иткән?

Озын-озак яңа ел яллары артта калды, календарь битләрендә 10 гыйнвар, һәм нәкъ менә әлеге датада чана көне билгеләп үтелә!

Кышын чана-чаңгы шуарга өлгермәсәгез, бүген менә дигән мөмкинлек! Ә без исә яраткан җырчыларыбызның яллары турында кызыксындык. Популяр артистлар кайда, нәрсә эшләгән, кайларга барган, чана-чаңгыда шуганмы? Хәзер барысын да белербез! 

“Безнең өчен чана-чаңгыны кызыбыз Хәят шуа”, -дип сүзен башлады Рафил Җәләлиев. Җырлы гаиләнең яңа ел яллары эш белән узып киткән. “Башкалар ял иткәндә без эшлибез, башкалар эшләгәндә без ял итәбез”,- дип көлә гаилә башлыгы. “Керфекләргә бәс куна торган суык кышны яратабыз. Бер җылытып, бер суытып торган ел фасылы сәламәтлеккә начар тәэсир итә”, - дип тә өсти Эльмира Гыйльфанова

Популяр җырлар авторы Давлян чаңгыда шуарга, урман-паркларда һава сулап йөрергә ярата булып чыкты. “Гадәттә, һәр ел саен зур тауларга бара идек, быел чаңгы, сноубордка басарга өлгереп булмады әле. Тимераякта гына шудым”, - ди Илдус. 

Илнар Миранов кышны аеруча яңа ел бәйрәменә кадәр ярата, ә февральдә исә бөтенләй язны көтә башлый. “Бәйрәм мохите, бүләкләр бирешү ошый”, -дип искәртә җырчы. Шулай ук Илнар сноубордта шуарга ярата икән, тик, кызганыч, теге елны да, быел да әлеге эшне башкарырга өлгермәгән ул, әмма әлегә өметен өзми җырчы, тауга барырга планнар кора. 

Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев әле юньләп ял итәргә дә, чана-чаңгыда шуарга да өлгермәгән. “Эш бик күп булды”,- дип искәртә җырлы гаилә. “Аңа карамастан, кышны бик яратабыз. Үз рәхәте, матурлыгы бар әлеге фасылның”, - ди алар. 

“Һава торышы бер елый, бер көлә. Җаен туры китереп чана-чаңгыда әлегә шуарга өлгермәдем”, - дип сүзен башлады Сиринә Зәйнетдинова. Кышны бик яратам, ди җырчы, чөнки үзе дә нәкъ менә әлеге фасылда туган. Сиринәне күптән түгел генә булып узган гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез!

Лилия Гыйматдинова исә әле күптән түгел генә Зөядәге тауда чаңгыда шуып кайткан. “Бишенче сыйныфтан бирле чаңгы спортына гашыйкмын. Гаиләбез белән ел саен бергәләп чаңгыда шуабыз. Ике улым да профессиональ рәвештә шуалар”, - дип елмая җырчы. 

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading