16+

Тоталь диктантның авторы белән әсәре билгеле

9 апрель көнне 14:00 сәгатьтә дөньяның 70 иленең 1000нән артык шәһәрендә рус теленнән диктант язачаклар. 

9 апрель көнне 14:00 сәгатьтә дөньяның 70 иленең 1000нән артык шәһәрендә рус теленнән диктант язачаклар. 

Быелгы диктантның авторы – рус язучысы, шагыйрә, редактор, тәрҗемәче, сценарист Марина Степнова. Хикәяне акция өчен махсус язган ул. “Башта башыма бернинди идея дә килмәде. Аннары, һәрвакыттагыча, мәхәббәт ярдәм итте. Диктант 19нчы гасырда яшәүче яшүсмер малайның тормышы, беренче мәхәббәте белән очрашуга әзерләнүе турында булачак”, - дигән автор.

Татарстанда диктант язу өчен бер меңнән артык мәйданчык әзерләнә. Казандагы төп мәйданчыклар – Пушкин исемендәге Мәдәни үзәк, ТР Милли китапханә, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Диктантны театр артистлары, танылган җырчылар, блогерлар, журналистлар, сәнгать әһелләре укыр дип көтелә. Диктант язырга теләүчеләр totaldict.ru сайтында теркәлергә тиеш. Бу акциядә катнашучыларны уңайлы итеп урнаштыру өчен кирәк, оештыручылар.

Узган ел республикада 19824 кеше рус теленнән диктант язган булган. Быел оештыручылар бу сан 20 меңнән артып китәр дип өметләнә. “Тоталь диктантның максаты – белемне тикшерү. Кызганыч, яшьләр өлкәннәргә караганда, хаталырак яза. Ә хаталарга килгәндә, алар күбесенчә тыныш билгеләрендә очрый”, - ди әлеге акциянең белгечләр советы рәисе Ирина Александровская.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading