16+

Товар алганда еш алдыйлар

Интернет-сатып алулар вакытында алданучылар шактый икән. 2014 ел белән чагыштырганда, хокук бозылу очраклары 11 тапкырга арткан.

Товар алганда еш алдыйлар

Интернет-сатып алулар вакытында алданучылар шактый икән. 2014 ел белән чагыштырганда, хокук бозылу очраклары 11 тапкырга арткан.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне 1983 елдан бирле уздырыла. Быел ул «Рациональ кулланучы» шигаре астында узды.

Бу уңайдан төрле сәүдә үзәкләрендә белгечләр кулланучыларның сорауларына җавап бирде. 11 марттан 25 мартка кадәр кулланучы хокуклары буенча, «кайнар элемтә» телефоны да эшләячәк.


Роспотребнадзор идарәсендә былтыр кулланучылар хокук­ларына бәйле 7,5 меңнән артык гариза кабул ителгән. Баксаң, соңгы арада интернет-сатып алулар вакытында алданучылар шактый икән. 2014 ел белән чагыштырганда, интернет аша товар сатып алучылар арасында хокук бозылу очраклары 11 тап­кыр­га арткан. Тагын бер еш очрый торган проблема – товардагы бәя белән чектагы саннарның чагышмавы.

Мондый очракта белгечләр сатучы нәкъ менә товарда күрсәтелгән бәяне түләргә тиешлеген искәртә. Төрле юридик компанияләр тәкъдим иткән бушлай хезмәтләрдән файдаланып төп башына утыручылар да шактый. Мондый төр хезмәткә шикаять белдереп былтыр 97 кеше мөрәҗәгать иткән булса, быелның ике аенда гына да гаризалар саны 134тән артып киткән.


Коронавирус белән бәйле рәвештә кайбер чит илгә чыгулар чикләнгәч, тур агентлыклардан юллама акчасын кайтару турында сорап мөрәҗәгать итүчеләр барлыкка килә башлаган.


Дәүләт алкоголь инспекция­сендә кулланучылар хокукларын яклау белән аерым бер бүлек шөгыльләнә. Алар даими рәвештә халык иң күп куллана торган товарларны тикшерә, белгечләр ярдәмендә дегустацияләр уздыралар, кимчелекләрне ачыклыйлар. Шул рәвешле халыкка сыйфатлы товар сайларга өйрәтәләр.

Еш кына бу тикшерүләрдә «ШК» журналистлары да катнаша. Әле газетабызның узган санында гына сыйфатлы ипи сайларга өйрәткән идек, тиздән сөт ризыкларын тикшерәчәкбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading