16+

ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышы дистанцион форматта узачак

Татарстан парламентының чираттагы утырышы дистанцион форматта узачак.

ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышы дистанцион форматта узачак

Татарстан парламентының чираттагы утырышы дистанцион форматта узачак.



Ул 23 апрельгә билгеләнгән. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында мәгълүм булды.
Бу атнада республиканың закон чыгару органы комитетлары утырышлары да дистанцион үткәрелде. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый тәҗрибәнең Дәүләт Советы тарихында әлегә булмавын, әмма нәтиҗәле икәнен билгеләп үтте.

Депутатлар сессия көнендә берничә мәйданчыкта эшләячәк. Тавыш бирүләр исә ачык форматта узачак.

Закон проектларыннан тыш, утырышта ТР Премьер - министры Алексей Песошинның хисабын һәм тагын берничә хисап тыңлау күздә тотыла.
 

Фото: gossov.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading