16+

ТР Дәүләт торак инспекциясе: ТКХ өчен исәпләүләр турындагы һәр шикаять игътибар белән каралачак

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арту белән бәйле татарстанлыларның һәр мөрәҗәгате игътибар белән каралачак. Бу хакта «Татар-информ» га республиканың Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов хәбәр итте.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арту белән бәйле татарстанлыларның һәр мөрәҗәгате игътибар белән каралачак. Бу хакта «Татар-информ» га республиканың Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов хәбәр итте.

«Дәүләт торак күзәтчелеге органнарына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне дөрес исәпләүне контрольдә тоту функциясе йөкләнде. Безнең адреска килгән барлык мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар бирәбез. Тикшерү үткәрәбез һәм җавап бирәбез», - дип сөйләде Крайнов.

Республиканың Дәүләт торак инспекциясе башлыгы  ачыклаганча, гражданнар мөрәҗәгатьләренә җавап әзерләү өчен 30 көн каралган. «Әлегә без запрослар бирсәк, җавап алырбыз. Без идарәче компаниядән, ресурслар белән тәэмин итүче оешмадан мәгълүмат алабыз», – дип аңлатты спикер.

Аның сүзләренчә, түләүләрне дөрес исәпләмәгән очракта, Идарәче компания административ җаваплылыкка тартылачак. Моннан тыш, шунда ук яңадан исәпләү булачак.

«Ниндидер фатир буенча түләүнең дөреслеген тикшерү өчен идарәче компаниядән декабрь аенда күпфатирлы йортта кулланылган җылылык күләме турында мәгълүмат алырга кирәк. Аннары җылылыкның түләү планында, барлык милекчеләргә ничек бүленүен карарга кирәк. Ягъни күп фатирлы йорт, торак һәм торак булмаган биналар, җылытыла торган гомуми файдаланудагы урыннар кирәк», – дип ассызыклады ДТИ башлыгы.

Шул ук вакытта ул нәкъ менә тарифлар белән бәйле хокук бозулар юк диярлек, дип ышандырды. Нигездә, алар түләүне бүлгәндә бернинди биналарны да исәпкә алмау белән бәйле. "Без хокук бозуларны бетерү буенча күрсәтмә бирәбез. Моны барысы да аңлый һәм акчаны кире кайтара», – диде Крайнов.

Әйтик, узган ел торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне дөрес исәпләмәү сәбәпле, милекчеләргә 2 млн сумнан артык акча кайтарылган.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading