16+

Трамвай пассажиры 1 сәгатькә транспорт хәрәкәтен "туктаткан"

Казанда QR-код күрсәтергә теләмәгән пассажир аркасында бер сәгатькә трамвайлар туктап торган.

Казанда QR-код күрсәтергә теләмәгән пассажир аркасында бер сәгатькә трамвайлар туктап торган.

Әлеге инцидент бүген иртәнге сәгать җиденче яртыда «Восстания урамы» тукталышында булган. 1 нче номерлы трамвай маршруты пассажиры кондукторга QR-код күрсәтүдән һәм салоннан чыгудан баш тарткан. Гауга куптарган ир кеше аркасында полиция хезмәткәрләрен чакырырга туры килгән. Пассажирны урамга алып чыкканнар һәм протокол төзегәннәр. Бу хакта «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте Telegram каналда хәбәр итә.

Трамвайлар тулаем алганда бер сәгать туктап торган. Әлеге тоткарлык аркасында тукталышта 10 трамвай җыелган.

«Метроэлектротранс» иртәнге час пик вакытында транспортның туктап тору чыгымнарын каплатырга тырышачак. Казан транспорт комитеты тарафыннан расланган табыш нигезендә, тоткарланудан килгән зыян 6407 сум тәшкил иткән», — дип аңлаттылар идарәнең матбугат хезмәтендә.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading