16+

Тәрбияне читкә куеп булмый

Бу атнада Казан федераль университетында Гомумхалык фронтының Үзәк штабы рәистәше Елена Шмелеваның төбәк белгечләре белән очрашуы булып узды. Анда балалар бакчаларында куркынычсызлык, өстәмә белем бирү түгәрәкләренең эшчәнлеге, мәктәпләргә психологлар кирәклеге, полилингваль белем бирү, урта гомумбелем бирү мәктәп биналарын төзекләндерү, студентларга тулай тораклар төзү, сәламәтлеге чикле булган балалар белән эшләүдә төрле кыенлыкларны хәл итү мәсьәләләре күтәрелде.

Бу атнада Казан федераль университетында Гомумхалык фронтының Үзәк штабы рәистәше Елена Шмелеваның төбәк белгечләре белән очрашуы булып узды. Анда балалар бакчаларында куркынычсызлык, өстәмә белем бирү түгәрәкләренең эшчәнлеге, мәктәпләргә психологлар кирәклеге, полилингваль белем бирү, урта гомумбелем бирү мәктәп биналарын төзекләндерү, студентларга тулай тораклар төзү, сәламәтлеге чикле булган балалар белән эшләүдә төрле кыенлыкларны хәл итү мәсьәләләре күтәрелде.

Беренче булып Казанның 114нче мәктәп укытучысы Кадрия Нигъмәтуллина сүз алды. Ул белем бирү йортларында куркынычсызлык мәсьәләсен күтәрде. Сүз мәктәпләрне генә түгел, балалар бакчаларын, вузларны хәтта көндез дә саклау турында барды. Шул ук вакытта бүген хезмәт куючы сакчыларның сыйфатлы эш алып барырга тиешлегенә дә басым ясалды. Бүген вазгыять төрле мәктәптә төрлечә. Вакытында моны хәл итәргә алынмасак, бәла-каза килеп чыккач кына шаулаша башлауның нәтиҗәсе булмаячак. Мисаллар күз алдында. Балаларны саклау гына түгел, алар белән һәрдаим эшләргә кирәк. Бу уңайдан әле психологлар штаты да бөтен җирдә дә юк. Бүгенге шартларда аның булырга тиешлеге бәхәссез.

Балалар бакчаларындагы өстәмә белем бирү түгәрәкләренең ­эшчәнлеге дә тулысынча тикшерүне таләп итә торгандыр. Юкка гына фикер алышуда бу теманы күтәрмәделәр. Бүген республикада 2008 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшләп килә. Бер яшьтән башлап җиде яшькә кадәр 223 мең бала шуларда белем һәм тәрбия ала. Тик ни кызганыч, һәр әти-әни дә балаларны түгәрәкләргә йөртә алмый. Ә бакчаларда түләүсез түгәрәкләр юк диярлек. Казанның 135нче балалар бакчасында педагог-психолог булып эшләүче Лилия Мөхәммәтҗанова бушлай түгәрәкләрнең мөһимлеген билгеләде. Бер хезмәт хакына яшәүче зур гаилә яки ялгыз әниләр сабыйларын, теләсәләр дә, анда йөртә алмый. Хезмәт хакының нәрсәгә киткәнен санап торуның кирәге юк, барыбызның да чыгымнары җитәрлек. Соңгы вакытта коммуналь хезмәтләргә бәя­ләр арту да күп балалы гаиләләрдә кысынкылык барлыкка китерде. Экономияне гаиләдә, теләсәк-теләмәсәк тә, шул өстәмә белем бирү түгәрәкләреннән башлыйбыз. Без үзебез дә быел яңа елдан соң дзюдо түгәрәгеннән баш тарттык. Бала моның белән бик ризалашырга теләмәде. Балалар бакчасының үзендә оештырылган «футбол»га йөрергә теләвен белдерде. Нәтиҗәдә, дзюдо аена 1 мең торса, балалар бакчасындагы түләүле түгәрәк, ялгышмасам, 800 сум. 200 сумны оттыкмы-отмадык­мы? Һич аңламадым. Моннан тыш, шахмат түгәрәге бар. Анысын һичничек кенә дә кыскартып булмый. Казанның бер лицеенда кызын укытучы Резеда Нәҗмиева аларның мәктәбендә шахматның бушлай алып барылуын белдерде. Ә нигә балалар бакчасында тиешле дәрәҗәдә үткәрелүче бушлай түгәрәкләрне кире кайтармас­ка – сүз шул хакта да барды. Гомумән, төрле рейтинг-тестлар, БДИ кебек әллә никадәр имтиханнар артыннан куып, тәрбия мәсьәләсенә йогынты ясарлык шартларны читкә куймыйбызмы?!
Елена Шмелева утырыш­та күтәрелгән һәрбер темага шәрехләмә бирде. Аларны якын бер айда өйрәнәчәкләрен белдерде. Гомумхалык фронты акти­вистлар һәм урыннардагы иҗтимагый оешмалар әлеге проблемаларны өйрәнү барышында төрле мониторинг-сораштырулар уздырган. Әлеге тәкъдимнәр сөйләшү барышында фикер алышуга да этәрде. Күп кенә сорау­ларга КФУ ректоры Илшат Гафуров та ачыклык кертте. Мәсәлән, студентларны уку барышында торак белән тәэмин итү мәсьәләсе хакында да сорау булды.

– Бүгенге көндә Казанда һәм, гомумән, республикада булган югары уку йортларына ихтыяҗ бик зур. Читтән шактый күп студентлар килә. Димәк, алар яшәү урынына мохтаҗ. Тулай торак төзү мәсьәләсе һәрвакыт күтәрелә. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының аерым программасы да бар, шул ук вакытта республика Президенты карары да бар, – диде ул.
КФУ студентлары өчен 8-9 мең кеше сыйдырышлы яңа тулай торак төзергә планлаштыралар инде. «Бүген Казанда якынча 8-9 мең кешегә исәпләнгән тулай торак проектлана. Бу университет милке булмаячак, әмма ул аңа билгеле бер шартларда биреләчәк», – диде Илшат Гафуров. Ректор, гомумән, Универсиада авылының үз вакытында төзелүенең дә нәтиҗәле булуын һәм анда бүген 10 меңгә якын студент яшәвен билгеләп үтте.
Гомумән, халык фронтының Үзәк штабы рәистәше Елена Шмелеваның төбәк белгечләре белән очрашуы нәтиҗәле карарлар кабул итәргә, куелган сорауларны чишәргә булышыр дип ышанып карыйк.

Рәсимә Галиева

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading