16+

Тәңречелектән калган борынгы йолалар турында фильм төшерелә

Чувашстанда тәңречелектән калган борынгы йолаларга бәйле этнографик фильм төшерергә җыеналар. Яшь режиссер һәм сценарист Елена Рябцева кыска метражлы «Юман» драмасы проектын тәкъдим итә.

Чувашстанда тәңречелектән калган борынгы йолаларга бәйле этнографик фильм төшерергә җыеналар. Яшь режиссер һәм сценарист Елена Рябцева кыска метражлы «Юман» драмасы проектын тәкъдим итә.

Юман - чуваш телендә имән дигән сүз. Имән агачы, имән күркәләре - төрки халык өчен изге образ. Аңа аерым ихтирам чуваш халкында әле дә шактый сакланып калган. Тәңречелек йолаларын күрсәтеп, Елена әкияти атмосфера тудырылган фильм төшерергә әзер. Сюжеты буенча, фольклорчы егет авылга кайта һәм улын югалтканнан соң үз эченә бикләнеп яшәгән әбигә - улы өчен имән белән бәйле йолалар башкарган чуваш карчыгына - үзен аның улы дип таныта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading