16+

Төркия белән бәйле мөһим яңалык

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган илдә пандемия аркасында кертелгән комендант сәгате 1 июльдән тулысынча бетерелү турында хәбәр итте.

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган илдә пандемия аркасында кертелгән комендант сәгате 1 июльдән тулысынча бетерелү турында хәбәр итте.

«Бүген министрлар кабинеты утырышында без карар кабул иттек. 1 июльдән комендант сәгате тулысынча бетерелә. Дәүләт оешмалары гадәти эш сәгатенә күчә. Җәмәгать транспортын файдалану өчен яшь чикләре бетерелә», — диде Эрдоган телевидение аша мөрәҗәгатендә. Бу хакта РИА Новости язды.

1 июньнән Төркиядә коронавируска каршы чараларны йомшарттылар. Комендант сәгате кыскарды (22.00-05.00), якшәмбе көнне тәүлек әйләнәсе карантин кертелде. Кафе һәм рестораннары клиентлар кабул итә башлады, спортзаллар эшли, туйлар уздырырга рөхсәт ителде, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading