16+

Төркия – туристлар саны буенча дөньяда алтынчы ил

Төркия - туристлар саны буенча дөньяда алтынчы ил, әмма бу чик түгел.

Төркия - туристлар саны буенча дөньяда алтынчы ил, әмма бу чик түгел.

Без илне глобаль туриндустрия лидерлары сафына чыгарырга ниятлибез, дип җиткерә илнең мәдәният һәм туристлык буенча министры урынбасары Гусейн Яйман. Бу турыда Анадолу агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, 2016 елның тискәре процесслары Төркиянең туристлык секторына тискәре тәэсир ясый, әмма хөкүмәт икътисадның бу тармагына ярдәм итәргә әзер.
«2023 елда Төркия үзенең 100 еллыгын билгеләп үткәндә, илгә агылучы туристлар санын 50 млнга, туристлык тармагына акча кертүне 50 млрд долларга җиткерергә ниятлибез. Бу өлкәдә эш тәүлек дәвамында бара», - дип билгеләп үткән министр урынбасары.
Ул Төркиягә туристларның Германиядән, Россиядән, Бөекбританиядән, Ираннан һәм Украинадан күпләп килүен билгеләп үткән. Узган ел нәтиҗәләре буенча, туристларның гомуми саны 38 млн кеше булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading