16+

Төркиядә бер көн эчендә ике яңа җир тетрәү теркәлгән

Европа-Урта диңгез сейсмология үзәге (EMSC) мәгълүматларыннан күренгәнчә, Төркиядә ике яңа җир тетрәү булган.

Европа-Урта диңгез сейсмология үзәге (EMSC) мәгълүматларыннан күренгәнчә, Төркиядә ике яңа җир тетрәү булган.

Иртәнге 8:52 сәгатьтә җир асты тетрәүләре Кахраманмараштан төньяк-көнбатышка таба һәм Афшиннан көньяк-көнбатышка таба теркәлгән. Җир тетрәү учагы 4 чакрым тирәнлектә урнашкан.

10:48 сәгатьтә 4,8 магнитудалы җир асты тетрәүләре Гексуннан 26 чакрым ераклыкта һәм Кахраманмараштан төньяк-көнбатышка таба 85 чакрым ераклыкта теркәлгән. 

6 февральдә Төркиянең көньягында Кахраманмараш провинциясендә 7,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Төркиянең ун провинциясендә 6 меңгә якын бина җимерелде. Соңрак сейсмологлар тагын берничә җир тетрәүне билгеләделәр.  
Соңгы мәгълүматларга караганда, Төркиядә 7 меңнән артык кеше үлгән, 38 меңнән артык кеше зыян күргән. Казага дучар булган провинцияләрдә эзләү-коткару эшләре дәвам итә.

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган бу җир тетрәүне 1939 елдан башлап иң зур афәт, диде. Ул илдә бер атналык милли матәм игълан итте. Табигать афәте китергән төбәкләрдә гадәттән тыш хәл режимы өч айга кертелде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading