16+

Төркиядә Россия туристлары утырган автобус әйләнеп капланган

Төркиянең Анталья шәһәреннән ерак түгел Россия туристлары утырган автобус әйләнеп капланган. 

Төркиянең Анталья шәһәреннән ерак түгел Россия туристлары утырган автобус әйләнеп капланган. 

Рәсми мәгълүматларга караганда, юл фаҗигасе Аксу бистәсе тирәсендә булган. Һәлакәттә 16 кеше зыян күргән, шуның 14е - Россия кешеләре. Күпчелеге җирле хастаханәләргә озатылган.

Туристлар утырган автобус аэропортка юл тоткан була. Ягъни алар инде туган якларына китәргә тиеш була. Төрлечә дәрәҗәдә зыян күрсәләр дә, сәламәтлекләренә куркыныч янамый икән. Автобуска утыручылар Кемердә ял итүчеләр булган. 7се ярдәмнән баш тартып, өйләренә кайтып киткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading