16+

Төркиядә Зика вирусы эләктерү куркынычы барлыгы турында кисәтәләр

Дәүләт федераль туризм хезмәте Төркиядә Зика вирусы эләктерү куркынычы барлыгы турында кисәтә.

Дәүләт федераль туризм хезмәте Төркиядә Зика вирусы эләктерү куркынычы барлыгы турында кисәтә.

Бу хакта "Татар-информ" “Российская газета”га сылтама белән яза.

Ведомство Төркиягә ял итәргә баручы россиялеләрне Зика вирусын Кара диңгез яр буйларында черкиләр таратуы мәгълүматын истә тотарга киңәш итә.

Туроператорларга үз клиентларына әлеге хәлне аңлату кирәклеге искәртелгән.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте куркыныч авыруны таратучылар Төркиянең Артвин, Ризе һәм Трабзон шәһәрләре яр буйларында табылуын җиткерде. Төркия хөкүмәте вирус таратучы черкиләрне бетерү буенча эш алып бара.

РИА “Новости” хәбәр итүенчә, Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә анализ черкиләр вирус таратмавын күрсәткән, дип белдергән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading