16+

ТРның федераль салым хезмәте пандемия чорында онлайн-сервислардан файдаланырга чакырды

Республиканың салым органнарында гражданнарны шәхси кабул итү вакытлыча туктатылды

ТРның федераль салым хезмәте пандемия чорында онлайн-сервислардан файдаланырга чакырды

Республиканың салым органнарында гражданнарны шәхси кабул итү вакытлыча туктатылды

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе карантин вакытында барлык республика халкын контактсыз багланышларга күчәргә чакыра. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.
 

“Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге торышы турында борчыла һәм Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында гамәлгә ашырылган интерактив сервислар аша элемтәгә чыгарга чакыра”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Никиташин сүзләренчә, nalog.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда 50 дән артык онлайн-сервис бар. Салым түләүчеләрнең барлык категорияләре, шул исәптән үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр дә, үзләренең “Шәхси кабинетлары” аша бөтен мәгълүматны белә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading