16+

Тәртипсез балалары өчен әти-әниләре штраф түли

2017 елда Татарстанда 13 меңнән артык ата-ана закон бозган балалары өчен штраф түләгән. Штрафның күләме 9 миллион сумнан артып киткән. Кичә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрнең юбилей тантанасында шул хакта хәбәр иттеләр.

– Күп нәрсә комиссияләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәйле. Әгәр комиссия әгъзалары яклауга мохтаҗ һәр баланы аның үзе һәм гаиләсе кебек күрә икән, баланың тормышы һәм сәламәтлеге генә түгел, язмышы да шушы эшчәнлеккә бәйле булачак, – дип искәртте Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау хөкүмәтара комиссиясе җаваплы сәркатибе Евгений Сильянов.

Узган елда муниципаль берәмлекләрдә оештырылган балигъ булмаганнар эшләре буенча 51 комиссия балалар, ата-аналар һәм башка затларның административ хокук бозулары турында 24 меңнән артык материалны караган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading