16+

Казан иң тәмле ризыклары белән танылды

Татарстан туристлык рейтингында кабат беренче урынга чыккан. Бу юлы республика иң тәмле ризыклары белән танылды.

Татарстан туристлык рейтингында кабат беренче урынга чыккан. Бу юлы республика иң тәмле ризыклары белән танылды.

National Geographic интернет-сайты иң яхшы туристлык юнәлешләре буенча тавыш бирүне оештырган. «Россиянең гастрономия туризмы» номинациясендә беренчелекне, бик зур аерма белән, Татарстан алган. Республиканың сый-нигъмәтләре өчен 40 процент тавыш биргәннәр.

National Geographic Traveler Awards премиясе өчен тавыш бирү нәтиҗәләрен өйрәнгән ТурСтат агентлыгы мәгълүматлары буенча, икенче урында – Сахалин өлкәсе, ул 19 процент тавыш җыйган, өченчедә – Владимир өлкәсе, аңа 15 процент тавыш биргәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading