16+

Тәтеш ярминкәсе халыкны уятты

Казанда Киров районының Краснококшайск урамындагы 152/2нче йорт янындагы мәйданда узган шимбәдә Тәтеш хезмәтчәннәре сәүдә гөрләтте.

Казанда Киров районының Краснококшайск урамындагы 152/2нче йорт янындагы мәйданда узган шимбәдә Тәтеш хезмәтчәннәре сәүдә гөрләтте.

– Фермерлар белән шәхси хуҗалыклар җитештергән 1,5 миллион сумлык продукция төяп килдек. Сәүдә 32 чатырда алып барыла. Хуҗалыклар да, фермерлар да ярминкәләрдә бик теләп катнаша, үз продукциябезне иркенләп сату мөмкинлеге бит, – ди Тәтеш районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Волков.
Аның сүзләрен Кече Әтрәс авылыннан Энҗе белән Кәбир Якуповлар да куәтләде.
– Егерме елдан артык умарта тотабыз. Ярминкәгә бал алып киләбез, – ди Кәбир Якупов.
Ярминкә мәйданының төп өлешен тәтешлеләр тәшкил итә, ләкин республика агропредприятиеләренә һәм башка район фермерларына да урын мулдан калдырылган. Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы фермеры Вакыйф Мингалиев бер машина яшелчә төяп килгән.

– Быел уңыш мул булды. Яшелчәләр казанлылар табынында да өелеп торсын дип тырышып йөрү, – ди Вакыйф Мингалиев.
Гадәттә, чиратлардан зарланабыз. Кибетчеләрнең чиратта басып торучыларны «уятканын» кайчан күрер идең, әй. Халык әйбер аласын да онытып, рәхәтләнеп, Тәтеш район мәдәният йорты хезмәткәрләренең концертын карый.

Киров районының Краснококшайск урамында киләсе шимбәдә Кама Тамагы районы хезмәтчәннәре ярминкә оештыра, аннан соң янә Тәтеш районы килә.
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре колачлы рәвештә Яңа елга кадәр бара, ярминкәләр 28 декабрьдә тәмамлана. Татарстанда җитештерелгән продукцияне арзанрак бәяләрдән алып калырга тырышыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading