16+

Туган көнне «Сәйлән»нәннең гала-концерты белән билгеләп үттеләр

«ШАЯН ТВ» каналының эфирга чыга башлавына – 1 ел! Әлеге зур вакыйганы беренче татар балалар каналы зур масштаблы «Сәйлән» телевизион музыкаль проектының гала-концерты белән билгеләп үтте. «Сәйлән» фестиваленең гала-концерты 31 октябрьдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында узды.

Туган көнне «Сәйлән»нәннең гала-концерты белән билгеләп үттеләр

«ШАЯН ТВ» каналының эфирга чыга башлавына – 1 ел! Әлеге зур вакыйганы беренче татар балалар каналы зур масштаблы «Сәйлән» телевизион музыкаль проектының гала-концерты белән билгеләп үтте. «Сәйлән» фестиваленең гала-концерты 31 октябрьдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында узды.

«Сәйлән» проектының максаты – татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Конкурска 6-15 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан «ШАЯН ТВ»ның жюри әгъзалары 30 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Бер ай дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачылар да үзләренә ошаган катнашучыларга тавыш бирде. Нәтиҗәдә, ярымфиналга – 16, ә финалга  8 бала узды.   Катнашучылар үз осталыкларын төрле жанрдагы җырлар башкарып күрсәтте. Дәртле һәм матур чыгышларны һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында карый аласыз!
Конкурста катнашучылар өчен төрле остаханәләр уздырылды. Алар вокал, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер-классларда катнашты, стилистлар белән очрашты. Проектның оештыручылары балаларга Башкорт­станның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов белән иҗади очрашу уздырды.

Жюри әгъзалары арасында Татар эстрадасының артистлары – Зәйнәб Фәрхетдинова, Эльмира Кәлимуллина, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Сөләйманов, Артур Исламов һәм башкалар бар иде.

Гала-концертның мөхтәрәм кунаклары – «ШАЯН ТВ» каналының Иҗтимагый советы әгъзалары. Катнашучылар татар эстрадасының танылган  җырчылары белән бергә  матур чыгышлар бүләк итте. Конкурс җиңүчеләре диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, гомумән, татар халкының моңлы киләчәген үстерергә ярдәм итә.

«Сәйлән» җыр фестиваленең нәтиҗәләрен тамашачылар 12 ноябрь «ШАЯН ТВ» каналының туган көнендә карый ала.

Сүз уңаеннан, «ШАЯН ТВ» телеканалы 2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән  тәүге тапкыр эфирга чыкты. 

Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading