16+

Тугыз катлы йортның подвалында өч бала-мауглины тапканнар

Әти кеше Петербургта берничә ел күп катлы йортларның подвалында өч кечкенә малае белән яшәгән.

Әти кеше Петербургта берничә ел күп катлы йортларның подвалында өч кечкенә малае белән яшәгән.

9 апрельдә бер кеше очраклы гына һава торышына хас булмаганча киенгән һәм пычранып беткән балаларны күреп ала. Аларның яшәү шартларын күреп, полиция хезмәткәрләренең котлары алына: 2 яшьтән 6 яшькәчә балалар әтиләре белән бергә тугыз катлы йортның пычрак подвалда яшәгән, дип яза “Комсомольская правда”. 

Хокук сакчылары ачыкланганча, әти кешегә 36 яшь. Аны тикшерү өчен полиция бүлегенә китергәннәр. Полиция хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларны алырга һәм хастаханәгә җибәрергә карар кылган. Өч бәхетсез бала-мауглиның әниләре кайда булуы табышмак булып кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading